news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явуы ихтимал

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчәчәк, аның тизлеге секундына 6 метр, урыны белән 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы +14...+19 градус, республиканың көнчыгыш районнарында +26 градуска кадәр җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot