Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә
Бүген, 25 ноябрьдә, Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйлән-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем ихтималы аз.
Иртән урыны белән, шулай ук Казанда да, томан һәм юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Төньяк-көнчыгыштан искән җил көньяк-көнчыгыш юнәлешен алачак. Аның тизлеге секундына 4-9 метрдан артмый.
Төбәктә төнге салкыннан соң көндез һава температурасы 0..-4 градус, Татарстан башкаласында 0..-2 градус була.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда аномаль җылылыкка алмашка -12 градуска кадәр салкыннар киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз