news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм +32 градуска кадәр эсселек көтелә

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм +32 градуска кадәр эсселек көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якшәмбе, 17 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, сизелерлек явым-төшем көтелми, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 13 метрга кадәр көчәя.

Төнлә температура +12..+17 градуска кадәр күтәрелде. Көндез һава +27..+32 градуска кадәр җылыначак.

Казанда да алмашынучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исә. Башкалада көндез максималь температура +28..+30 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot