Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы, +16 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Якшәмбе, 10 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.
Төнлә һава температурасы 0..+5 градуска кадәр төште, урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр кырау күзәтелде. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Казанда да алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый. Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә. Башкалада көндез максималь температура +12..+14 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз