news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +10 градуска кадәр җылы булачак

Бүген Татарстанда +10 градуска кадәр җылы булачак
© Михаил Захаров/ «Татар-информ»

Бу атнада Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә. Һаваның максималь температурасы +10 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.

Бүген, 8 ноябрь, Татарстанда көндез +7..+10 градуска кадәр җылы булачак.

Пәнҗешәмбе, 9 ноябрь төнендә синоптиклар бераз яңгыр һәм 0..+5 градус вәгъдә итәләр, көндез термометр баганалары +2..+7 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга, 10 ноябрьдә, көндезге максималь температура +2..+7 градус тәшкил итәчәк. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

11 ноябрь, шимбә, төнендә бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшем ихтималы аз, һава 0..+5 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot