news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда 8 градуска кадәр салкын булачак

Бүген, 19 декабрьдә, Татарстанда кичәге начар һава торышы сакланачак, шул ук вакытта температура фонының кимүе дә булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада кар явачак. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, кайбер урыннарда бураннар булачак, шулай ук бозлавык саклана. 

Татарстанда һава температурасы көндезге сәгатьләрдә — 0...-5 градус, көнбатышта -8 градуска кадәр, Казанда -6...-8 градус салкын булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot