news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +7 градуска кадәр җылы була, яңгыр явуы ихтимал

Бүген Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртән төнге сәгатьләрдә төшкән томан сакланачак, юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Көндез яңгыр явуы ихтимал.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк.

Салкынча төннән соң көндез Татарстанда һава температурасы +2...+7 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +4...+6 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot