news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда 500дән артык участковый җитми

Татарстанда полиция участок уполномоченныйлары җитми. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциясендә полиция участок уполномоченныйлары һәм министрлыкның балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Марат Фәтхуллин сөйләде.

«Хәзергә кытлык 39 процент, ягъни, безгә 501 кеше җитми. Кайбер хезмәткәрләргә бер түгел, ә ике район беркетергә туры килә, ә бу өстәмә йөкләнеш», – дип аңлатты Марат Фәтхуллин.

Аның сүзләренчә, 2023 ел белән чагыштырганда хезмәткәрләргә кытлык 28 проценттан 39 процентка күтәрелгән. Әгәр ике ел элек 354 еше җитмәгән булса, бүген инде биш йөздән артык кеше җитми.

news_right_1
news_right_2
news_bot