news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда -5 градуска кадәр салкын була

Бүген Татарстанда -5 градуска кадәр салкын була
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген, 25 февральдә, Татарстанда салкынча һәм шул ук вакытта тыныч һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнге салкыннардан соң көндез төбәктә һава температурасы -5..-10 градус (Казанда -6..-8 градус) тәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматларыннан күренгәнчә, дүшәмбе һәм сишәмбе, 26 һәм 27 февральдә, һава шартлары сизелерлек үзгәрми. Әмма көндезге һәм төнге сәгатьләрдә температура фоны акрынлап күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot