news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +32 градуска кадәр эссе булачак

Бүген көндез Татарстанда аз болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Һаваның максималь температурасы +32 градус тәшкил итәчәк. 

Татарстан аз хәрәкәтле киң антициклон йогынтысында булуын дәвам итә. Атна ахырына кадәр республикада коры һава торышы саклана. Уртача тәүлеклек һава температурасы 5-7 градустан артып китә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot