news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +32 градуска кадәр эссе була

Бүген, 5 июльдә, Татарстанда аномаль эссе һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава булачак, шул ук вакытта явым-төшем көтелми. Җил секундына 2-7 метр тизлек белән исәчәк. Һава +27.. +32 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында - +29.. +31 градуска кадәр).

Элегрәк» Татар-информ « хәбәр иткәнчә, Казан федераль университеты метеорологы Юрий Переведенцев якындагы декадада 30 градуслы эсселәр сакланачак дип кисәтте. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертүгә әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot