news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда +32 градус эссе булачак

Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстанда яңгырсыз эссе һава торышы була. Казанда һава нульдән 29-31 градуска кадәр җылыначак. Тулаем республика буенча тагын да эссе - +32 градуска кадәр. Җил тизлеге – 17 м/с, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Иртәгә, 26 майда, шундый ук һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта ял көннәрендә, алдан фаразланганча, температура фоны әкренләп кимиячәк, яңгыр көтелә, чөнки республика аша атмосфера фронтлары узачак.

Эссе һава торышы фонында Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде. 29 майга кадәр урманнарның янгын куркынычы югары булачак (4 класс), көнчыгыш районнарда урыннарда урманнарның янгын куркынычлыгы сакланачак (5 класс).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100