news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +31 градуска кадәр эссе була

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем булу ихтималы аз.

Көнчыгыш юнәлешендәге җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, көндез кайбер районнарда 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +26...+31 градуска кадәр җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot