news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак

Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән республиканың көнчыгыш районнарында кыска вакытлы яңгыр явачак.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка юнәлешне үзгәртәчәк. Аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Көндез һава +25...+30 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot