news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +29 градуска кадәр җылы булачак

Бүген, 30 июльдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем көтелми.

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш юнәлешендәге җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез кайбер районнарда 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы +24...+29 градуска кадәр җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot