news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда 28 градуска кадәр эссе булачак

Бүген Татарстанда 28 градуска кадәр эссе булачак
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген, 10 сентябрьдә, Татарстанда моңарчы урнашкан көзгә охшамаган эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Сизелерлек явым-төшем ихтималы аз. Иртән урыны белән, шул исәптән Казанда да, температура тирбәлеше зур булу сәбәпле төнлә төшкән томан саклана.

Җил секундына 4 метрдан 9 метрга кадәр тизлек белән көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк (Бофорт шкаласы буенча секундына 3,4 метрдан 5,4 метрга кадәр тизлек белән исүче җил акрын дип атала, 5,5 метрдан 7,9 метрга кадәр тизлек белән исүче – уртача тизлектәге җил, 8,0 метрдан 10,7 метрга кадәр тизлек белән исә торганы – саф җил).

Шактый җылы төннән соң (+10..+15 градус) көндез төбәктә һава +23..+28 градуска кадәр (ТР башкаласында исә +25..+27 градуска кадәр) җылына.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атнада Татарстанда 28 градуслы эсселек фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot