news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +26 градуска кадәр җылы көтелә

Җомга, 22 сентябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә урнашкан аномаль җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 4-9 метрны тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда 12 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез һава температурасы +21..+26 градуска кадәр җылыначак (Казанда +23.. +25 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot