news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +26 градуска кадәр җылы була

Бүген Татарстанда +26 градуска кадәр җылы була
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, иртәнге сәгатьләрдә республикада нигездә коры һава торышы көтелә, урыны белән томан булуы ихтимал.

Көндез кайбер районнарда бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы +21...+26 градуска кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot