news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда +22 градуска кадәр җылы булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, пәнҗешәмбе, 28 сентябрьдә, Татарстанда көндезге сәгатьләрдә +17..+22 градус җылы булуы көтелә. Шул ук вакытта, җил тизлеге секундына 12 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итте. Һава температурасының тәүлеклек үзгәрешенә бәйле рәвештә, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе ихтимал иде.

Казанда көндез һава температурасы +17..+19, төнге сәгатьләрдә +6..+8 градус (түбән урыннарда +3..+5 градус) тәшкил итәчәк. Төньяк-көнбатыштан секундына 9 метр тизлектә җил исәчәк. Явым-төшем көтелми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100