news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда 22 градус җылы була, явым-төшем көтелми

Бүген Татарстанда 22 градус җылы була, явым-төшем көтелми
Владимир Васильев

Бүген, 27 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава өстенлек итәчәк. Явым-төшем көтелми, иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с көч белән исәчәк.

Көндез республика буенча һава 17-22 градуска кадәр җылыначак. Казанда +18, +20 градуска кадәр булачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot