news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +21 градуска кадәр җылы була

Бүген Татарстанда антициклон йогынтысында коры һәм кояшлы һава торышы сакланачак. Температура фонының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава фаразлана. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 3-8 метр тизлектә исәчәк.

Салкын төннән соң көндез төбәк буенча һава температурасы +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк. ТР башкаласында 18-20 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot