news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда 20 градуска кадәр җылытачак

11 майда Татарстанда максималь температура +15 тән +20 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җил булачак.

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 11 майда Казанда алмашынучан болытлы булачак. Һава температурасы төнлә +4 тән +6 градуска кадәр, ә көндез +17 дән +19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 6-11 метрга кадәр булыр дип көтелә.

Һава торышы 12 майда үзгәрәчәк. Көндез Татарстан буенча урыны белән бераз яңгырлар явачак. Төнлә һава температурасы +3 тән +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары +21 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәчәк.

13 майда шулай ук республика территориясендә көндезге вакытта бераз яңгырлар көтелә. Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 5-10 метр булачак, ә көндез – секундына 13 метр. Төнлә термометр баганалары +3 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +23 градуска кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100