news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +19 градуска кадәр җылы була, явым-төшем көтелми

Бүген Татарстанда антициклон тәэсире аркасында коры һәм кояшлы, әмма салкынча һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Салкын төннән соң төбәктә һава температурасы +14...+19 градус, Казанда +16...+18 градуска кадәр җылы була.

14 сентябрьгә каршы төндә урыны белән кырау булырга мөмкин (Казанда түгел).

news_right_1
news_right_2
news_bot