news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда –14 градуска кадәр салкын булуы һәм бераз кар көтелә

Бүген Татарстанда –14 градуска кадәр салкын булуы һәм бераз кар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

15 декабрьдә Татарстанда һава торышы болытлы булачак, шулай ук кар явуы көтелә. Кайбер урыннарда буран чыгарга, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Җил төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 9–14 метр тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Көндез һава температурасы -9 дан -14 градуска кадәр салкын булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot