news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда +10 градуска кадәр җылыта, көчле җил булуы ихтимал

Бүген, 9 апрельдә, Татарстанда болытлы, дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Яңгыр, урыны белән юеш кар булыр дип фаразлана (Казанда сизелерлек явым-төшем көтелми). Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җиленең тизлеге секундына 8-13 метрдан 20 метрга кадәр, ә төбәкнең аерым районнарында секундына 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер көнбатыш районнарда иртән бозлавык булуы ихтимал.

Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.

Салкынча төннән соң (көнчыгыш районнардан тыш) тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 5-10 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +5 ..+7 градуска кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100