Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстан Республикасы территориясендә БПЛА бәреп төшерелде
Бүген Татарстан Республикасы территориясендә БПЛА бәреп төшерелде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр. Ведомство мәгълүматлары буенча, узган төндә РФ төбәкләре территориясендә барлыгы 1 017 дошман дроны бәреп төшерелгән.
«Узган төн дәвамында Һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре тарафыннан Әстерхан, Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орлов, Ростов, Рязань, Самара, Саратов, Смоленск, Тверь, Тула, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы территорияләрендә очкыч тибындагы 1 017 Украина пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз