news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстан Дәүләт Советы язгы сессиясен ачып җибәрәчәк

Бүген Татарстан Дәүләт Советы язгы сессиясен ачып җибәрәчәк
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Бүген VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы белән республика парламентының язгы сессиясе ачылачак. Утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика һәм биш федераль закон проекты кертелгән.

Барлык республика законнары проектлары беренче укылышка әзерләнгән. Алар мәгариф, транспорт салымы, оешмалар мөлкәтенә салым, ТР дәүләт гражданлык хезмәте, ТР дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, Татарстанда автотранспортта һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре, Татарстанда җиңел такси машиналарында пассажирлар йөртү һәм багаж ташуны оештыру, Татарстанда урманнардан файдалану, Татарстанда гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләр турындагы законнарга, шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертә.

Моннан тыш, парламентарийлар депутат Азат Җиһаншинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм ТР Дәүләт Советының ул эшләгән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты составына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен караячак. Моңарчы Җиһаншин Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры итеп билгеләнде. Бу хакта указны 12 гыйнварда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Утырышта полициянең узган елдагы эшчәнлеге турында хисап белән Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов чыгыш ясаячак.

Шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның эшчәнлеге турында доклад һәм Казан федераль университетында «Приоритет-2030» программасын гамәлгә ашыру турында хисап тәкъдим ителәчәк.

Хөкүмәт сәгате вакытында депутатлар Татарстанда партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot