Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген «Татар-информ» 33 еллыгын бәйрәм итә
Бүген «Татар-информ» ачылганга 33 ел тулды. 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы хуҗалык исәбендә эшли торган мәгълүмат агентлыгы оештыру турында карар кабул иткән. Документны өлкә комитетының ул вакыттагы беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган.
Документта әйтелгәнчә, агентлык булдыру тәкъдиме белән КПСС өлкә комитеты нәшрияты, ТАССР нәшрият, полиграфия һәм китап сату буенча дәүләт комитеты (Госкомиздат) һәм «Поинт» уртак ширкәте чыккан. Анда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы атнага бер тапкыр рус һәм татар телләрендә бер үк исемдәге әдәби газета, шулай ук «Рекламный вестник «Татар-информа» кушымтасын һәм ике телдә «Эш» («Дело») коммерцияле газетасын чыгарырга тиешлеге язылган.
Шулай итеп, «Татар-информ» СССР вакытында һәм Россия Федерациясендә төбәкнең беренче мөстәкыйль мәгълүмат агентлыгы булды.
Күп еллар дәвамында агентлык иң еш искә алына торган матбугат чаралары рейтингында алдынгы урында. «Медиалогия» мәгълүматлары буенча, 2021 һәм 2022 елларда иң еш искә алына торган республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Татар-информ» беренче урынны алды.
2023 елның 5 аенда сайтны 6,94 миллион кеше укыган, караулар саны 13,7 миллион булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз