news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров каберенә зиярәт кылу оештырды

Бүген Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров каберенә зиярәт кылу оештырды
Салават Камалетдинов

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров каберенә зиярәт кылуны, чәчәкләр салуны оештырды.

Чарада җырчының сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашты.

Татарстанның халык артисты Илсур Сафин Илһам Шакировка һәйкәл куярга кирәклеген әйтте.

«Ул – татар халкының мәшһүр, легендар җырчысы. Минем бер генә тәкъдимем бар. Әдәбият сәнгатендә хезмәт иткән үзебезнең татар әһелләренә чыгасым килә. Бергәләп җыелышып, Илһам абыйга һәйкәл куясы иде. Йөрәгем әрни. Рәшит Ваһаповка куйдык, ә ник Илһам Шакировка юк?» – диде ул.

Җырчы Зөфәр Сафин Илһам Шакиров татар халкына пропаганда ясавын әйтте.

«Безнең бөек җырчыларыбызның берсе инде ул. Шигырь буенча Габдулла Тукай булса, җыр сәнгате буенча Илһам Шакиров була. Ул безгә пропаганда ясады. Горур булып яшәргә чакырды, халкыбызның онытылып барган җырларын тәкъдим итте. Ул вакытта ук ул акыллы сәясәтче булган», - диде ул.

Филармония директоры Кадим Нуруллин Илһам абый исеме белән бәйле эшләр ел саен артуын әйтте.

«Дистә еллар буе 15 февраль көнен бәйрәм итә килдек. Әлеге бәйрәмдә Илһам Шакиров үзе дә катнаша иде. Илһам абый исеме белән бәйле эшләр ел саен арта гына барачак. Мәсәлән, «Татар моңы» фестивале аның исемен йөртә», - диде ул.

Алга таба Илһам Шакиров яшәгән йорт диварындагы мемориаль такта янына чәчәкләр салдылар. 

  • Илһам Шакиров – (1935 елның 15 февралендә ТАССРның Тукай районы Яңа бүләк авылында туа – 2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012).
  • ТАССРның (1964), РСФСРның (1974), атказанган артисты, ТАССРның (1969), Каракалпакстан АССРның (1981), РСФСРның (1983) халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Казан шәһәре һәм Сарман районының шәрәфле ватандашы (2006), «Халыклар дуслыгы» ордены (1986), «Алтын аполлон» бүләге (2000) иясе, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре» өчен орденының беренче кавалеры, Россиянең «Лучшие люди России» дип исемләнгән Югары иҗтимагый бүләге иясе.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100