news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салачак

Бүген татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген, 15 апрельдә, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була.

Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Башлана 11:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Габдулла Тукай каберенә барырга теләүчеләр өчен автобус сәгать 10да Татарстан Язучылар берлеге яныннан кузгала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot