news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда Кама елгасында өч балыкчы батып үлгән

Коткаручылар Минзәләдән 9 чакрым ераклыкта урнашкан Кама елгасыннан ике балыкчының мәетен алып чыккан һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

«Хөрмәтле балыкчылар! Кышкы балык тоту сезонын төгәлләргә вакыт җитте, бу тормыш өчен бик куркыныч. Бернинди балык та сезнең гомерегездән кыйммәтлерәк була алмый. Үзегезне саклагыз, сак булыгыз!», – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Регина Гаязова.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, һәлак булган балыкчыларның шәхесләре ачыклана.

Шулай ук бүген Менделеевскида Карл Маркс урамында урнашкан бер йорт янында 73 яшьлек балыкчы Кама елгасында боз астына төшеп китеп батып үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100