Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Суслонгер бистәсендә мәчет ачылды
«Мәчет күмәк көч белән төзелде. Безнең өчен мәчет ачылу тантанасы бик куанычлы вакыйга, һәр мөселман өчен көтеп алынган бәйрәм», - диде Рамай Юлдаш.
Бүген Марий Эл Республикасының Звенигово районы Суслонгер бистәсендә мәчет ачканнар.
«Суслонгерда мәчет күмәк көч белән төзелде. Безнең өчен мәчет ачылу тантанасы бик куанычлы вакыйга, һәр мөселман өчен көтеп алынган бәйрәм. Яңа мәчет һәркемгә шатлык-сөенечләр алып килсен», - диде «Татар-информ»га Марий Эл Республикасының «Республика татар мәдәнияте үзәге» методисты Рамай Юлдашев.
Аның әйтүенчә, сугыш елларында Суслонгер янында хәрби хезмәткә алынучыларны әзерли торган лагерь урнашкан була. «Бу лагерьдә әзерлек үткәндә күп кенә солдатларның ачлыктан тилмерүе, һәлак булуы мәгълүм», - диде ул.
Мәчетне төзергә активистлар, авыл халкы, төрле иганәчеләр булышкан. «Кем акчалата, кем кул көче белән ярдәмгә килде. Аллаһ ризалыгы өчен дә эшләүчеләр күп булды», - диде ул һәм мәчет төзүгә үз өлешен кертүчеләрне атады: Сергей Казанков, Фәүзи Кәримов, Алексей Моисеев, Татьяна Владимирова, Мансур Нурмөхәммәтов, Хәмзә Баширов, Фадбир Хисмәтуллин, Фәрид Шаһиев, Рифат Измайлов, Илгис Кәримов һ.б.
«Суслонгер халкы дини ихтыяҗларын күрше-тирә мәчетләргә йөреп, башкара торган булган. Мочалище бистәсе имамы Рафаэль хәзрәттә укып, гарәп телен, дин нигезләрен өйрәнгәннәр. Шулвакыт хәзрәт Суслонгерның үзендә мәчет салырга кирәк, дигән фикерен җиткерә. 2018 елның 3 февралендә Суслонгерда җыелыш оештырыла. Халыкка мәчет кирәклеге аңлатыла. Халык хуплап ала. Шушы җыелышта ук мәхәллә төзелә», - диде ул.
Мәчет ачылышында Россия Диния нәзарәтенең эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров, Марий Эл Республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгының баш белгече Александр Илларионов, Звенигово районы администрациясе вәкиле Ольга Михайлова, Суслонгер бистәсе рәисе Сергей Кудряшов һ.б. катнашкан.
Мәчет төзүдә катнашкан башка активистлар: Зиннәт Әхмәдуллин, Илдар Мәгъдиев, Билсур Низамов, Хәлил Шакиров, Рәфыйк Хәкимов, Азат Кәримов, Сания Яушова, Резедә Мәгъдиева, Әлфия Низамова, Эльвира Низамова, Эльвира Козова, Фирдәвес Шакирова, Лилия Хәкимова, Вәфирә Төхвәтуллина, Резедә Зарипова, Зөлфирә Кәримова, Гөлсәрия Зарипова һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз