news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «СалаваTIK»лар Арчада концерт куя

Бүген Арчада «СалаваTIK» балалар төркеме Халыкара туган тел көне уңаеннан Арчада концерт куя. Бу турыда «Татар-информ»га «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, «СалаваTIK» төркеменә иң күп язылучылар Арча районыннан. «Татарстанның иң күркәм районнарыбызның берсе – Арча. Бүген монда зур концерт бирәбез. Нәкь менә биредә язылучылар саны – иң күбе. Татар телен дә биредә камилрәк беләләр. Шуңа күрә, без Казанда гына ятмыйк дип, үзебезгә кечкенә генә гастроль оештырдык», – дип сөйләде ул.

Концерттан соң, «СалаваTIK»лар Әлифба музеена юл тота. Анда «Күңелле Әлифба» җырын презентациялиләр. Килгән кунаклар Әлифба китабы тарихы белән таныша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100