news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Саба районында «Супер Спринт» чаңгы ярышлары уза

Бүген Саба районында «Супер Спринт» чаңгы ярышлары узачак. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Әлеге ярышлар – Суперспринт – тизлек җыеп килеп, югарыга таба кыска ара узу дигәнне аңлата, ягъни тауга каршы чаңгы белән менүдән гыйбарәт. Узган ел әлеге ярышлар биредә беренче тапкыр үткәрелде, анда 100 дән артык кеше катнашты.

Ярышларда Саба районында яшәүчеләр катнаша ала. Җиңүчеләр ирләр һәм хатын-кызлар арасында 14-20, 21-34, 35-40,45 һәм 51 яшьтән югарыраклар арасында билгеләнә. Ярышларның үткәрелү урыны: «Игенче» ял паркы. Башлану вакыты: 18:00.

news_right_1
news_right_2
news_bot