Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Россиягә астероид төшәчәк
Бүген, 3 декабрьдә, Россия территориясенә астероид төшәргә мөмкин. Ул Якутия территориясе өстендә Мәскәү вакыты белән 19:17 сәгатьтә Җир атмосферасына керәчәк. Бу хакта Урал федераль университеты профессоры Виктор Гроховский хәбәр итте.
Күренешне эпиүзәктән 700 км ераклыкта күзәтеп булачагы аныклана. Якты шар күктә көнчыгыштан көнбатышка таба хәрәкәт итәчәк.
Зурлыгы метр чамасы булган астероид атмосферада янып бетәргә тиеш, ләкин аның кайбер кисәкләре планета өслегенә барып җитәргә мөмкин.
-
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз