news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Россиядә армиягә көзге чакырылыш башланды

Бүген Россиядә армиягә көзге чакырылыш башланды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 1октябрьдә, Россиядә армия хезмәтенә көзге чакырылыш башланды. Әлеге указны илнең оборона министры Андрей Белоусов имзалады.

Шушы ук документ белән ул чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакытлары чыккан солдатларны, матросларны, сержантларны һәм старшиналарны Россия Кораллы көчләре хезмәтеннән җибәрде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 30 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә көзге чакырылышы турында указ имзалады һәм ул 2024 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Документ буенча, армиягә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, запаста булмаган 133 мең гражданны чакыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot