news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген республика территориясендә яңгыр явачак

Бүген республика территориясендә яңгыр явачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Җомга, 8 августта, Татарстанда яңгырлар, көндез һәм кичен – коеп яуган яңгырлар, ә кайбер районнарда яшен һәм хәтта боз явуы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, иртән урыны белән томан булырга мөмкин.

Бу көнне җил көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан булыр дип фаразлана, әмма урыны белән тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин, яшен вакытында секундына – 15-20 метрга кадәр.

Республикада көндез иң югары температура +22..+27 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot