news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы мәктәпләре укытучыларына ноутбуклар тапшырылды

Актаныш районы мәктәпләре укытучыларына ноутбуклар тапшырылды
"Актаныш"

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә мәктәп директорлары катнашындагы киңәшмә күңелле мизгелләр белән башланды.

Педагогларга район башлыгы электрон әсбап - ноутбуклар бүләк итте. Шулай итеп, Актанышта 136 укытучы кыйммәтле җиһазга лаек булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге ноутбуклар хөрмәтле педагогларга уку-укыту эшен нәтиҗәлерәк итү өчен зур ярдәм булачак.

2022 елда, Цифрлаштыру елында районда мөгаллимнәргә 258 ноутбук тапшырылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot