news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген онлайн-җыелышта ата-аналар «ТР Электрон мәгариф» системасы турында сөйләшәчәк

Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр темасына багышланган гомумреспублика ата-аналар җыелышы Татарстанда бүген, 17.00 сәгатьтә узачак. Фикер алышу темаларының берсе «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» яңартылган системасы турында булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

Фикер алышуда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Цифрлаштыру министрлыгы вәкилләре катнашачак. Трансляциягә ведомстволарның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәләрендә кушылырга мөмкин.

Министр шулай ук Татарстанда яшәүче инде 70 меңнән артык ата-ананың системага үзләре кушылуын сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot