Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Омск өлкәсе Әшевән авылында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак
Милли шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Омск өлкәсенең Әшевән авылына килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Омск өлкәсенең Усть-Ишим районындагы Әшевән авылы быел зур юбилеен — 800 еллыгын бәйрәм итә. Авыл киң тайга урманнары белән уратып алынган, биредә Себер татарлары яши.
Ташу вакытында авылның инфраструктурасына берничә тапкыр зыян килсә дә, әлеге вакыйгалар биредә яшәүчеләрнең рух ныклыгын һәм туган якка булган мәхәббәтен сындыра алмады. Алар туган җирдә яшәвен дәвам итә.
Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко карары буенча, биредә мәктәп ремонтланган, авыл клубы һәм котельный өчен модульле корылмалар төзелгән. Юллар төзекләндерелгән, су алу скважиналары борауланган.

Казаннан килгән делегация Әшевән авылындагы яңа Мәдәният йортын карады. Ул авылны яңарту программасы кысаларында сафка бастырылган. Мәдәният йорты җирле халык һәм данлыклы «Аккош» халык ансамбле өчен мөһим үзәк булып тора. Сүз уңаеннан, ансамбль быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте.
Шулай ук кунаклар Әшевән мәктәбенә керде. Ул ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән. Мәктәптә «Кояшкай» мәктәпкәчә төркеме, мәктәп театры, «Яшь армия», «Туган як» музее, «Андреналин» спорт клубы эшли. Укучылар һәм укытучылар мәктәп, район, төбәк проектларында, конкурсларында һәм чараларында, Бөтенроссия конкурсларында катнаша.

Бүген Әшевән авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы була. Авыл халкы һәйкәлне үз акчаларына, авыр вакытларда ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткән татар дөньясына рәхмәт йөзеннән куйды.
2024 елда Әшевән көчле ташудан зыян күрде һәм авылны торгызуга акчаны бөтен татар дөньясы бергәләп җыйды. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Хөкүмәте матди һәм гуманитар ярдәм оештырды.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз