news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген никахларын теркәгән Зиннәтуллиннар: Гаилә - гайрәтле, акыллы ир һәм лаеклы хатын

Бүген никахларын теркәгән Зиннәтуллиннар: Гаилә - гайрәтле, акыллы ир һәм лаеклы хатын
Туры эфирдан скриншот

Илназ һәм Ләйсирә Зиннәтуллиннар бүген Сабада никахларын теркәгән. Шуннан алар ТНВ телеканалы үткәрә торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонына кушылды. Туры эфирда танышу тарихы, гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр.

Яңа гына ир хатыны булган Ләйсирә танышу тарихын сөйләп узды. Алар интернет аша танышкан. «2 ел дәвамында, бер-беребезнең ышанычын аклап, яратып йөргәннән соң, 13 гыйнварда Илназ миңа тәкъдим ясады. Район ЗАГС идарәсе сайтында язылышу көне итеп сайлау көнен билгеләү тәкъдимен күргәч, артык уйлап тормадык. Дәүләт хезмәтләре порталында үзебезнең гаризабызны калдырдык», - дип сөйләде ул.

Илназ Зиннәтуллин ничек тәкъдим ясавын сөйләде. 13 гыйнвар көнне ул сөйгәнен фотосессиягә дип ресторанга чакырган. «Фотограф, видеограф һәм официантлар безне көтеп тора иде. Десерт белән бергә балдакны алып чыктылар», - дип сөйләде ул.

Илназ – эшмәкәр, ә Ләйсирә - социаль фондта белгеч булып эшли. Хатын-кыз, Илназ киңәше белән, үз эшен дә булдырган. «Очрашып йөргән вакытта Илназ миңа: «Үз эшеңне булдырырга кирәк», - дип әйтә иде. Мин кондитерга укыдым. Районыбыздагы гаиләләрне тәмле тортлар белән сөендерәм. Бу юнәлешне дәвам итеп, киләчәктә кондитер цехы ачарга ниятлибез», – диде ул.

Гаилә кыйммәтләре турындагы сорауга да хатын-кыз җавап бирде. «Гаилә - гайрәтле, акыллы ир һәм лаеклы хатын-кыз. Ир-ат бар акылын җигеп, гаиләне алып барырга, ә хатын-кызлар илгә көнгә игелекле балалар үстерергә тиеш», – диде ул.

Туры эфирда яшь гаиләне ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады. Ул бүләк тапшырды һәм теләкләрен теләде.

  • Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды.
  • Турыдан-туры транасляция иртәнге сәгать 8 дән ТНВ телеканалында башланды. 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясаячак: Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килер дип көтелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100