news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Мостай Кәримгә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла

Бүген «Залесный» мәдәният үзәгендә «Мостай Кәрим: тормышы белән горурланырга хаклы әдип» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Тамашачыларга иҗади чыгышлар белән бергә, башкорт халкының күренекле фронтовик шагыйре әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Кичәдә «Залесный» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркемнәр һәм артистлар, шулай ук Казандагы «Башкорт корылтае» башкорт милли-мәдәни автономиясе вәкилләре катнашачак. Мостай Кәрим әсәрләреннән рус, татар һәм башкорт телләрендә өзекләр уку чараның төп вакыйгасы булачак.

«Сентябрь. Мостай Кәрим вафат булган ай. Киләсе чараны без 20 октябрьдә аның туган көнендә бик зурлап уздырырга ниятлибез», - диде «Залесный» мәдәният үзәге директоры, «Башкорт корылтае» җитәкчесе Тимур Йосыпов.

Искә алу кичәсе бушлай оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Чара сәгать 14:00дә башлана.

Чараны оештыручылар – «Залесный» мәдәният үзәге, Татарстан халыклары ассамблеясы һәм дуслык йорты ярдәме белән Татарстан Республикасының «Башкорт корылтае» башкорт милли-мәдәни автономиясе, Казан мэриясе һәм Президентның мәдәни инициативалар фонды.

news_right_1
news_right_2
news_bot