news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Мәүлид бәйрәмендә гомрәгә өстәмә өч юллама уйнатылачак

Бүген Мәүлид бәйрәмендә гомрәгә өстәмә өч юллама уйнатылачак
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-Информ»

Бүген шәһәркүләм Мәүлид чарасында гомрәгә өстәмә өч юллама уйнатылачак. Быел Мәүлид бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең 1500 еллыгы белән истәлекле. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең Телеграм-каналы хәбәр итә.

Бүген мөселманнар арасында Мәүлидкә килгән һәркем юлламаларны уйнатуда катнаша ала.

Мәүлидтә олы һәм кече хаҗ сәфәрләренә барлыгы алты сертификат тапшырылачак.

Оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләде: нәшидләр, вәгазьләр, викториналар һәм призлар.

Чара бүген Казанның Иске-Татар бистәсендә Мәрҗани һәйкәле янында узачак. Башлана 15:00дә.

news_right_1
news_right_2
news_bot