news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Мәскәүдә яңа форматтагы Сабан туе бәйрәме уза

Бүген «Коломенское» музей-тыюлыгында Мәскәү Сабан туе узачак. Бу төрки халыкларның традицияләре, заманча форматлар һәм патриотик көн тәртибен берләштергән масштаблы бәйрәм булачак. Быел чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана һәм яңа форматта уза.

Кунакларны бай программа көтә: халык күңел ачулары, татар һәм башкорт сәхнәсе йолдызлары катнашында концерт, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган тематик мәйданчыклар. Бәйрәм кысаларында «Хәрбиләргә хатлар» акциясе, маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класслар, кораллар күргәзмәсе һәм геройлар турында экспозиция була. Шулай ук ДОСААФ җәмгыяте оештырган мәйданчыкта барлык теләүчеләр дроннар белән идарә итәргә һәм парашют төрергә өйрәнә алачак.

Бәйрәмне оештыру комитеты башлыгы һәм Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов Сабан туеның бүгенге көндәге яңа мәгънәләренең мөһимлеген ассызыклады.

«Бүген Сабантуй – традицияләргә хөрмәт күрсәтү генә түгел. Бу бердәмлек бәйрәме. Без күпмилләтле Россия халкының бердәм рухын күрсәтү һәм бүгенге көндә алгы сызыкта хезмәт итүчеләргә ярдәм итү өчен бергә җыелабыз. Шулай ук икенче ел рәттән алкоголь һәм көнбатыш музыкасыннан башка уздырыла торган «Төнге Сабантуй» программасы гамәлгә ашырыла. Билетлар сатудан кергән акчалар махсус операция хәрбиләренә ярдәм күрсәтү өчен юнәлтелә», — дип билгеләде ул.

Төп сәхнәдә Россиянең төрле төбәкләреннән чакырылган популяр артистлар һәм иҗат коллективлары, шул исәптән Фирдүс Тямаев, «Татарстан» ансамбле, «Бишбармак» оркестры һәм башкалар чыгыш ясаячак. Милли көрәш һәм кыргыз курош буенча Дөнья Кубогы һәм һәвәскәрләр арасында ярышлар узачак.

Балалар өчен махсус «Балалар Сабан туе» мәйданчыгы, ә бөтен гаилә өчен ярминкәләр, милли ризыклардан авыз итү һәм мастер-класслар каралган. Мәйданчыкларда шулай ук татар телен өйрәнергә, «Цифрлы иммунитет» проектының IT-продуктларын сынап карарга һәм дөнья чемпионы белән нарды уенын уйнарга мөмкин булачак.

Бәйрәм «Төнге Сабантуй» – алкоголь һәм көнбатыш музыкасыннан башка гына оештырылачак яшьләр программасы белән тәмамланачак.

Мәйданчыклар 11:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Тулырак мәгълүмат белән бәйрәм сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot