news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең еллык пленумы уза

Мөфтиләр, имам-мөхтәсибләр, Россиянең күп кенә төбәкләреннән үзәкләштерелгән мөселман оешмалары һәм җирле җәмгыять рәисләре бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә җыела. Монда Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең еллык пленумы уза. Җыелган халык алдында Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин чыгыш ясаячак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн тәртибендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәк аппаратының 2022 елның сентябреннән бүгенге көнгә кадәрге эшчәнлеге турында хисап тора. Шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Шамил Галәветдинов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Дамир Гыйззәтуллин чыгышлары, Россия төбәкләреннән пленум әгъзалары ягыннан чыгышлар һәм фикер алышулар булачак.

Традиция буенча, пленум утырышы Россия Федерациясе Диния нәзарәтенең зур сентябрь фәнни-белем бирү программасының бер өлеше булып тора. Ул Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 2015 елның 23 сентябрендә реконструкцияләнгәннән соң ачылу еллыгына багышланган.

Быел Мәскәү Җәмигъ мәчете кунаклары өчен 20-25 сентябрь көннәрендә түбәндәге чаралар уза:

«Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда мөселман дини институтлары» темасына «Галимҗан Баруди исемендәге укулар» XVI Халыкара теология фәнни-белем бирү конференциясе;

«Россиядә фәтвалар кабул итү методологиясе: мирасны анализлау һәм заманча тәҗрибә» темасына Россиядә фәтвалар буенча II Халыкара симпозиум;

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә җомга намазы, аны Мисыр Гарәп Республикасы баш мөфтие Шәүки Ибраһим Галләм җитәкли;

Мисыр баш мөфтие Шәүки Ибраһим Галләмнең Мәскәү ислам институтында лекциясе;

Мәскәү ислам институтында «Мөселманнар арасында гражданлык бердәйлеге һәм патриотизм формалаштыру аспекты буларак Россиядә ислам тарихы» темасына квалификация күтәрү курслары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100