news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Мамадышта «Аулак өй-баттл» республикакүләм проекты уза

Татар халкының гореф – гадәтләрен, йолаларын яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикасын бергәләп уку максатыннан оештырылган «Аулак өй – баттл» республикакүләм проекты 18 майда Мамадышта уза.

Чарада Мамадышның керәшен ансамбле Зәй районы иҗади шәхесләре белән көч сынашачак.

ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья Татар конгрессы, ТРның язучылар берлеге белән берлектә оештырылган «Аулак өй - баттл» проекты агымдагы елда зона ярышларында Әлмәттә (Әлмәт,Азнакай, Лениногрск, Мөслим);

Буа (Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле командалары);

Чирмешәндә (Аксубай, Әлки, Нурлат, Чирмешн, Яңа Чишмә);

ЧРның Урмай мәдәният йортында Комсомольск районыннан Урмай, Батыр районыннан Шыгырдан, Кыр Бикшеге, ТРнан Тәтеш командалары, Урмай мәктәбе укучылары);

Лаеш районында Балык Бистәсенең Олы Елга урта мәктәбе Лаеш районы Имәнкискә укучылары белән һәм иҗади шәхесләр арасында Казан, Лаеш, Яңа Чишмә командалары арасында әдәби бил алыш уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100