news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казансу елгасында боз астына киткән ике малайны коткарган ир-атны эзлиләр

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хезмәткәрләре бүген көндез Казанда боз астына киткән ике малайны коткарган ир-атны эзли.

(843) 292 71 63 телефон номеры буенча элемтәгә чыгарга мөмкин.

«Татар-информ» бүген Казансу елгасында юка боз өстендә велосипедта йөргән ике малайның суга төшеп китүен язган иде.

Узып баручы хатын-кыз Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр иткән, ә ир-ат балаларны судан чыгарган. 12 һәм 13 яшьлек малайларны табибларга тапшырганнар, ашыгыч ярдәм машинасында җылытканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100