news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанның «Елмай» балалар паркында саф һавада кино күрсәтелә

Бүген Казанның «Елмай» балалар паркында саф һавада кино күрсәтелә. Тамашачыларга «Моана» мультфильмы тәкъдим ителә, дип хәбәр итә паркның матбугат хезмәте.

«Тын океан утравындагы кечкенә бер кабилә башлыгының кызы куркусыз Моана барыннан да бигрәк маҗаралар турында хыяллана һәм куркыныч диңгез сәяхәтенә китәргә карар кыла. Кайчандыр гайрәте ташып торган Мауи белән бергә аларга океанны кичәргә, куркыныч аҗдаһалар белән көрәшергә, борынгы сихер көчен юк итәргә туры киләчәк», дип бераз эчтәлеге тәкъдим ителә.

Тамашачыларның уңайлылыгы өчен җайлы утыргычлар һәм пледлар әзерләнә.

Мультфильм 19:00 сәгатьтә күрсәтелә башлый. Шәһәр халкын парк сәхнәсе янында көтәләр.

Июль аенда күрсәтелә торган кинолар расписаниесен сайтта табарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot