news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанның «ЦУМ» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Гыйбадәт бүлмәсенең рәсми ачылышы бинаның цоколь катында узды.

Бүген Казанның «ЦУМ» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды
Ралинә Сәлимова

Бүген Казанның «ЦУМ» сәүдә үзәгендә унынчы намаз уку бүлмәсе ачылды. Бүлмә ир-атларныкына һәм хатын-кызларныкына бүленгән, тәһарәт алу өчен ике бүлмә белән җиһазландырылган. Бу турыда Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов хәбәр итте.

Әлеге башлангычны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020нче елның ноябрендә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашу вакытында хуплап, Татарстан мөфтиятенә йөкләмәләр биргән. Намаз уку бүлмәләрен ачу проекты белән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе шөгыльләнгән.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашты.

«Намаз уку бүлмәсенә ихтыяҗ зур иде. Төркиядә, Дубайда намаз уку бүлмәләре бар. Гомумән, бездә бүлмәләр генә түгел, хәләл туклану, зиратлар, шифаханәләр, китаплар булырга тиеш», – дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Моңа кадәр Татарстанның сәүдә үзәкләрендә 9 намаз уку бүлмәсе бар иде. Казанда «ГоркиПарк», «KazanMall», «Караван», «Мега», «Порт», «Suvar Plaza», «Тандем» сәүдә үзәкләрендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Түбән Камада «Ramus Mall» сәүдә үзәгендә.

Фото: © Ралинә Сәлимова





 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100