news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салыначак

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

Бүген элеккеге «Кырлай» паркы территориясендә Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салу тантанасы уза.

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

Истәлек ташында мәчетнең ислам кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә төзелүе турында гарәп, татар һәм рус телләрендә мәгълүмат уелып язылачак.

Башта Россиянең 72 төбәгеннән, 5 чит илдән XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары ТР мөселманнары Диния нәзарәте катнашында күмәк өйлә намазы укыячак.

13 сәгатьтә мәчет төзелеше хөрмәтенә таш салу тантанасы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100